- тау
- I. 1. Җир өстенең һәр яктан текә биегәеп, күтәрелеп торган шактый зур урыны 2. күч. Һәрбер текәлек, битләү. с. Үрле, текә таурак урыннан менү 3. Бик зур булып өелгән өемнәр тур. кишерләрдән таулар өелде. ТАУ БАЛАВЫЗЫ – Җир өстенә чыгып куерган нефть, озокерит – төрле кершәннәр, хушбуйлар ясау өчен, шулай ук медицинада кулл. ТАУ БИТЕ – Битләү. ТАУ БОЛАНЫ – Марал. ТАУ БӨРКЕТЕ – Бөркетнең биек тауларда яши торган бер төре, батырлык һәм кыюлык символы. ТАУ ДУҢГЫЗЫ – Кабан дуңгызының тау үзәннәрендә яши торган төре. ТАУ ИНЖЕНЕРЫ – Тау эшләре инженеры. ТАУ КӘҖӘСЕ (ТӘКӘСЕ) – Кыр кәҗәсенең тауларда яши торган бер төре; йорт кәҗәләре шуннан килеп чыккан. ТАУ ТИШЕГЕ – Мәгарә. ТАУ ТОКЫМЫ – Җир кабыгы катламнарының билгеле бер төре; казылма минерал. ТАУ ЭШЕ – Җирдән файдалы казылмалар казып чыгару эше. ТАУ ҖИТЕНЕ (СҮСЕ) – Асбест. II. ТАУ – диал. 1. Тәбрик дустыкаем, әй, тау сиңа! 2. Васыять, таусия тау әйтеп калдыру. ТАУ ИТҮ – 1) Тәбрикләп, билгеләп үтү туган көнне тау итү 2) Васыять итү тау итеп калдыру
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.